Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты
2014 елның 27 августы, чәршәмбе
Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген 2014-2015 уку елы башлануга мәгариф системасының әзерлеге турында видеоконференция режимында бөтенроссия киңәшмәсен уздырды. Казан Кремленнән видеоэлемтә буенча киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.
2014 елда Россия мәгариф системасы үсешендә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, Дмитрий Медведев, РФ бюджетыннан икенче ел рәттән балалар бакчаларындагы чиратны кыскарту өчен 50 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелүен искә төшерде. Быел яңа уку елына 449 яңа балалар бакчасы ачылачак. РФ Премьер-министры сүзләренчә, балалар бакчаларына чират проблемасы 29 төбәктә тулысынча хәл ителгән. Шул ук вакытта, Кырым федераль округын санамыйча, тагын 300 мең бала балалар бакчасы белән тәэмин ителмәгән. “Мондый шартлар 2016 елга төзәтелергә тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
Шулай ук яңа уку елына илдә 55 яңа мәктәп төзелгән. Дмитрий Медведев төбәк җитәкчеләренә балалар бакчалары төзелешенә генә түгел, бәлки гомуми белем бирү мәктәпләре төзелешенә һәм аларга капиталь ремонт ясауга да игътибар итәргә чакырды.
Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, 2014-2015 уку елының үз үзенчәлекләре бар. Кырымда балалар беренче тапкыр Россия стандартлары нигезендә укый башлыйлар. Шулай ук 1 нче сентябрьдә Россия мәктәпләренә Украинадан килгән гаиләләрнең балалары барачак.
Уку елына әзерлек буенча РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов чыгыш ясады, шулай ук киңәшмә барышында төбәк җитәкчеләре докладлары тыңланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз