Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть, газ, химия тармагында импорт урынына үзебезнекен эшләү буенча эшне дәвам итүне йөкләде

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. 3-5 сентябрьдә Казанда химия һәм нефть химиясе комплекслары объектларында дәүләт контроле мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе һәм Ростехнадзорның нефть-газ комплексында куркынычсызлык буенча фәнни-техник советы секциясе утырышы үткәреләчәк, дип хәбәр итте анда Россия экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров.

Татарстанда чит илдән кертелә торган товарлар (импорт) урынына үзебезнекен эшләп чыгару максатыннан, нефть химиясе продукцияләрен җитештерүдә өстенлекле проектлар турында “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры Рафинат Яруллин белешмә бирде. Аның сүзләренчә, 300 позиция буенча продукцияләр исемлеге төзелгән, ул Татарстанның фәнни үзәкләренә тапшырылган. Бу анализ исә ТР Президенты йөкләмәсе буенча ясалган. Р.Миңнеханов бу мәсьәләдә илдә шактый зур базар чит ил компанияләренә тапшырылганлыгын билгеләп, килеп туган халыкара хәлне үзебезнең ил сәнәгате файдасына максималь файдалану кирәклегенә басым ясады. Ул предприятиеләргә шушы теманы карап, гомумиләштерү йөзеннән, “Татнефтехиминвест-холдинг” белән ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгына тапшырырга тәкъдим итте. Алар исә ТР Хөкүмәтенә тәкъдимнәр белән чыгарга тиеш була. Шулай ук республиканың нефть, газ, химия комплексы үсеше программасына төзәтүләр кертү ниятләнә.

“Без читтән кемнәрнеңдер шартлар куюы белән килешә алмыйбыз, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Без – үзебезне тәэмин итәрлек дәүләт, һәм бездә фән дә, индустрия дә шулай булырга тиеш”. Ул инжиниринг компанияләре, махсуслаштырылган лабораторияләр булдыру, Россиядәге барлык партнерлар белән хезмәттәшлекне арттыру яклы булуын белдерде.

Чит ил товарлары урынына үз товарларыбызны эшләп чыгару темасы “Буяулар фабрикасы – Lakko“ны презентацияләүдә дә үзенең чагылышын тапты. Казанның “Химград” технопаркында чагыштырмача күптән түгел урнашкан әлеге предприятие продукциясе үзен төрле өлкәләрдә яхшы яктан танытты. Мисалга, Универсиадага Казан йортларының фасадларының 60 проценты “Lakko“ буявы белән буялган. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанда зур күләмдә җибәрүне гарантияләгән югары сыйфатлы буяуларның тулы номенклатурасын эшләп чыгаруны көйләргә кирәк, бәясе дә кыйбат булмаска тиеш.

Тимер юлларда композицион материаллар файдалану турында киңәшмәдә “Мастер Класс” фәнни-тикшеренү фирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Виталий Гвидонский сөйләде. Биредә сүз әлеге компания белән Казанның “Хитон-Пласт” предприятиесенең рельсларны тоташтыргыч детальләр җитештерү буенча уртак проекты турында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International