Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак белән очрашты.
Ви Сон Лак Татарстанга Корея Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе призына тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыруга бәйле рәвештә килгән.
«Безгә Татарстанда, «Алабуга» МИЗда сезне сәламләү бик күңелле, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Ви Сон Лакка. – Бу – Россия Федерациясенең иң перспектив сәнәгать зоналарыннан берсе. Бүген без монда 12нче заводны ачтык, монда барлыгы 42 резидент бар. Сез дә МИЗда эшләү шартлары белән әйбәтләп танышырсыз дип уйлыйм, һәм бу монда безнең Корея партнерларын җәлеп итәчәк».
Ул Корея Илчесенә тхэквондо буенча Бөтенроссия турниры уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. «Бу турнирны уздыруда ярдәм күрсәткәнегез, спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстергән өчен сезгә рәхмәтле мин», - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты Көньяк Корея вәкилләренең Казандагы Бөтендөнья җәйге универсиадасында 17 алтын медаль алуларын искә төшерде, ә Корея компаниясе Hyundai Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы уеннарның партнеры булды.
Икътисадый хезмәттәшлек турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Корея Республикасы арасындагы товар әйләнешенең 170 млн. доллардан артыграк булуын әйтеп узды. «Хезмәттәшлек юнәлешләре күп. Сез машина төзелеше өлкәсенә игътибар итә аласыз һәм игътибар итәргә тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Корея Илчесенә. Республикада IT-өлкә үзәгенә Иннополис әверелеп бара, югары технологияле җитештерүләрне «Смарт Сити Казан»да урнаштырырга мөмкин.
«Фәнни-мәгариф өлкәдә хезмәттәшлек тә бик мөһим, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Безнең югары уку йортлары, тикшеренү үзәкләре үзара хезмәттәшлек итәргә тиеш. Бүген КФУда 32 Корея студенты укый, әмма бу процессны активлаштырырга кирәк».
Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә туризм да мөһим юнәлеш.
Үз чиратында Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ви Сон Лак Рөстәм Миңнехановны «Алабуга» МИЗда яңа завод ачылу белән котлады.
Ви Сон Лак хәбәр иткәнчә, ул республиканың кайбер югары уку йортлары җитәкчеләре белән очрашулар планлаштырган.
Илче хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан Россия Федерациясе белән Корея Республикасы арасында виза режимы бетерелгән, нәтиҗәдә үзара туристлар агымы 2014 елның 1 кварталында 45%ка арткан.
Очрашу азагында яклар Татарстан белән Корея Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча җентекләп фикер алышырга сөйләштеләр.