Бу чарада Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс бәк Евкуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Хәрби- Диңгез флоты башкомандующие Виктор Чирков, Кара диңгез флоты башкомандующие Александр Витко, Каспий флотилиясе командующие Илдар Ахмеров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашты.
Тантананы ачып, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ генераль директоры Ренат Мистахов предприятие коллективы исеменнән Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә предприятиегә күрсәткән ышанычы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Завод коллективы яңа заказны үз вакытында тапшырыр, дип ышандырды ул.
Яңа кораб төзелешенең башлануы белән завод хезмәткәрләрен Виктор Чирков котлады. Аның сүзләренчә, бу кораб үз вазифаларын Кара диңгез флоты составында башкарачак.
Виктор Чирков завод хезмәткәрләренә Россия Хәрби-Диңгез флоты бүләкләрен тапшырды.
Кече ракета кораблары Горький исмендәге заводта Россия Хәрби-Диңгез флоты өчен 2010 елдан төзелә. Бу “елга-диңгез” класслы күпмаксатлы кораблар, иң заманча артиллерия, ракета, зенит һәм радиотехник кораллар белән җиһазланган. Алар дәүләтнең икътисади зонасын саклау һәм яклау өчен билгеләнгән.
Юныс бәк Евкуров тантанада чыгыш ясап, корабка нигез салу – Ингушетия Республикасы өчен тарихи мизгел, дип белдерде. “ Бу кораб “Ингушетия” исемен йөртәчәк. Безнең өчен бу бик зур дәрәҗә”,- диде ул.
Завод хезмәткәрләренә Юныс бәк Евкуров Ингушетия Республикасының Мактау грамоталарын тапшырды.
Илдар Халиков тантанада чыгыш ясап, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”ААҖ – ул Татарстанның горурлыгы, һәрвакыт заказларны үз вакытында үти, техник яктан яңадан кораллануга, яңартуга һәм кадрлар әзерләүгә мөмкинлекләр таба, дип ассызыклады.
Ул шулай ук предприятие алдынгыларына Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чарадан соң кунаклар яңа объект – завод яхт-клуб базасында күп функцияле спорт мәйданчыгында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.