Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» университеты магистрлары белән очрашуда: Бүген мәгълүмат технологияләре – модага иярү түгел, ул – зарурият

2014 елның 29 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иннополис» университеты магистрлары белән очрашты.

Очрашу «Корстон» (Казан) кунакханә комплексында узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.

«Иннополис» университеты магистрларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны укуларындагы уңышлары белән котлады. Исегезгә төшерәбез, 2014 елның августында «Иннополис» университеты студентлары төркеме «Мәгълүмат технологияләре магистры - программа эшләүгә идарә итү» программасы буенча Carnegie Mellon University («Карнеги Меллон», США, Питтсбург) партнер университетта укуларын тәмамлады һәм икелтелгән магистр дипломы алдылар, шул исәптән - партнер университетның рәсми дипломын да. 2014 елның сентябреннән программаны тәмамалаучылар «Иннополис» университетында укыту һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә керешәчәкләр.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Казанда аларның кайтуларын көткәннәр. Ул Казан янындагы инновацион юлдаш шәһәр «Иннополис» төзелеше турында сөйләде (бу мәйданчыкта шулай ук «Иннополис» университеты да урнаша), анда кирәкле инфраструктура, технопарклар, ИТ-шәһәрнең киләчәк халкы өчен торак төзелә. «Иннополис» шәһәрен Татарстан үсеше өчен мөһим нокталарның берсе дип саныйбыз, диде Рөстәм Миңнеханов, монда «Иннополис» махсус икътисадый зонасы да урнаша, төзелеш барышы һәр көнне тикшереп торыла, ИТ-шәһәрнең беренче чиратын вакытында тапшырачакбыз дип ышаныч белән әйтә алам, бу – 2014 ел азагы, 2015 ел башы булачак.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, магистрларга «Иннополис» проектын алга җибәрүдә, студентларны укытуда һәм Carnegie Mellon University партнер университетта алган тәҗрибәләрен алмашуда зур өметләр баглана.

Татарстан Президенты сүзләренчә, «Иннополис» шәһәре территориясе актив рәвештә үзләштереләчәк, иң мөһиме, андагы бар нәрсә дә шәһәрдә киләчәк яшәүчеләргә – иң беренче чиратта бу мәйданчыкта эшләячәк ИТ-белгечләргә, «Иннополис» университеты студентларына, резидент компанияләр вәкилләренә ошарга тиеш.

«Иннополис» проекты Россия, бәлки, киләчәктә халыкара ИТ-үзәгенә әверелүен телибез, диде Рөстәм Миңнеханов, хәзер безнең ИТ өлкәдә белгеч булган күп кенә ватандашларыбыз чит илләрдә эшләсәләр, «Иннополис» барлыкка килгәч, алар шушы мәйданчыкта эшли алачаклар, без аларга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «Иннополис» проекты Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан да хуплау тапты. Бу проект белән Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, «Ростехнологияләр» компаниясе һәм башка ведомстволар кызыксына, диде ул.

Проектның мөһим элементы – «Иннополис» университеты, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу ИТ-югары уку йорты гаять куәтле белем бирү үзәгенә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге эшләнмәләр магнитына, генераторына әвереләчәк.

Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров үз чиратында билгеләп үткәнчә, магистрлар киләчәк шәһәрендә яшәячәкләр һәм эшләячәкләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада ИТ өлкә үсеше, мәгълүмат технологияләрен белем бирүдә, икътисадта, дәүләт идарәсе өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында куллану турында сөйләде. Бүген мәгълүмат технологияләре – модага иярү түгел, ул – зарурият, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 10-15 елдан соң «Иннополис» ИТ өлкәдә куәтле үзәккә әвереләчәк, диде ул аннары, без аның ничек оешуын искә төшерәчәкбез әле, бүген без бу җитди проектны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчебезне тупларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International