Бүген иртән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фойесында Татарстан җитештерүчеләренең азык-төлек товарлары күргәзмәсе оештырылды.
Экспозициягә сөт продукциясе, ит һәм колбаса, икмәк әйберләре, яшелчә продукциясе җитештерүче эре предприятиеләрнең үз продукциясе, шулай ук фермер хуҗалыкларының азык-төлек товарлары куелган иде.
Аерым алганда, күргәзмәдә «Просто молоко» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» ААҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты» ААҖ, «Челны-мясо» ҖЧҖ, «Племенной завод кролика» ҖЧҖ, «Челны-бройлер» ҖЧҖ, «Рамаевское» фермер хуҗалыгы ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Татплодоовощпром» ЯАҖ, «Вятские Зори» агрофирмасы» ҖЧҖ (Алабуга районы), «2 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ, «Мотыйгуллин Р.М. ИП» Мамадыш ит эшкәртү предприятиесе, «Челны-хлеб» ЯАҖ, Татпотребсоюз һәм башкалар катнашты.
«Просто молоко» идарәче компаниясе» ҖЧҖ стенды янында теләгән кеше аның сөт продукциясен татып карый ала иде.
Татарстан Республикасы Президентын ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде, Рөстәм Миңнеханов та кайбер продуктлардан авыз итте. Ул авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләреннән бизнес алып бару шартлары, сезонлы яшелчәләрнең уңышы, сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек турында сорашты.
Татарстан Президенты җирле азык-төлек продуктлары җитештерүчеләрнең продукциясенә югары бәя бирде – аларның яхшы сыйфатлы булуларын, натураль компонентлар куллануларын, заманча төргәкләрне билгеләп үтте. Ул җирле җитештерүчеләр продукциясенең шундый ук чит ил продукциясенә бирешмәвен аеруча ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, 2008–2009 еллар икътисадый кризисы чорында республикада «Татарстан товарын сатып ал!» акциясе уздырылган иде. Ул бу акцияне яңартуны, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең, крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеген ММЧда киңрәк яктыртуны тәкъдим итте.
Күргәзмәне карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов шунда катнашучыларны Республика көне – 30 август белән котлады.