Татарстан Президентына театр сәнгате музее проектын тәкъдир иттеләр

2014 елның 30 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка театр сәнгате музее проектын тәкъдир иттеләр. Бу чара музей урнашачак бинада узды.


Татар театр сәнгате музеен Г.Камал исемендәге театр каршында Татарстан урамындагы реставрацияләнгән 8нче йортта урнаштыру карала.


Бүген бинада Рөстәм Миңнехановка булачак музей экспонатларын күрсәттеләр. Экспозицияне өч катта урнаштыру планлаштырыла, аның үзенчәлеге -зур интерактив өлештән торуында, заманча технологияләр кулланып һәм тарихи экспонатлар тирәсендә музейга килүчеләр үткән еллар театрлары атмосферасын тоячаклар.


Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны югары бәяләде һәм киләчәк музейның кайбер интерактив элементларын үзе дә сынап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International