Татарстан Президенты Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисенең урынбасары һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе белән очрашты
2014 елның 30 августы, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов һәм Кырым Республикасының милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортацияләнгән гражданнар буенча Дәүдәт комитеты рәисе Заур Смирнов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан анда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан Республикасының Кырым Республикасында даими вәкиле Ильяс Темиргәлиев катнаштылар. Очрашуда катнашучылар кайбер юнәлешләр буенча алга таба багланышлар мәсьәләләре, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләр турында сөйләштеләр. Шулай ук Кырым Республикасының алга таба үсеше мәсьәләләре турында да сүз барды.
Рәмзи Ильясов Рөстәм Миңнехановка Кырым Республикасының башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов исеменнән Татарстан Республикасы Көне белән котлауларны тапшырды.
"Татарстанга чын күңелдән тынычлык һәм үсеш телим, ә республиканың бөтен күп милләтле халкына - иминлек һәм яхшылык телим, - дип әйтелгән котлауда. – Ышанам ки, Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре, күп яклы икътисадый, фәнни һәм мәдәни элемтәләр алга таба да ныгыр һәм үсер». Очрашу барышында Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов шулай ук Рөстәм Миңнехановка кырым татарлары театрының материаль-техник базасын ныгыту мәсьәләсендә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. Кырым-татар академик музыкаль-драматик театр 25 ел эшли, ул Симферопольдә урнашкан, шул еллар дәвамында дөньядагы бердән-бер кырым татарлары театры 120дән артык спектакль сәхнәгә куйды. Рөстәм Миңнеханов театрга, иганәчеләр - эре сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итеп, ярдәм итәргә вәгъдә итте. Театрның материаль-техник базасы ныгытылачак һәм театрга сыйдырышлы автобус биреләчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кырым Республикасы Дәүләт Советының аппаратын модернизацияләүдә (ноутбуклар, шәхси компьютерлар, оргтехника) ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына Кырым Республикасы Дәүләт Советының сайтын эшләүдә ярдәм итүне йөкләде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.