Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Горький исемендәге реконструкцияләнгән Үзәк мәдәният һәм ял паркында булды.
Исегезгә төшерәбез, паркта реконструкция уздырылды, монда заманча балалар мәйданчыклары ясалды, велосипедта һәм җәяү йөрүчеләр өчен маршрутлар уздырылды, мемориаль зона яңартылды, яңа фонтан төзелде.
Бүген Горький ис. паркта 30 август Республика көнен бәйрәм итү чаралары уза.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар паркның спорт мәйданчыкларын карап чыктылар, шәһәр кешеләре белән аралаштылар һәм аларны Республика көне белән котладылар, парк үзәгендәге яңа фонтанны ачу тантанасында катнаштылар, шулай ук парк территориясен электрокарларда йөреп уздылар.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Үзәк паркта «Литературные дворики» проекты мәйданчыгында булды, анда актриса Мария Голубкина Пушкин шигырьләрен укыды. Татарстан Республикасы Президенты актрисага чәчәк бәйләме бүләк итте.
Татарстан Президенты яңа интерактив спорт мәйданчыгына аерым игътибар бирде, анда тренажерлар һәм башка спорт җайланмалары урнаштырылган, интерактив тир ачылган. Теләгән кешеләр бүген ГТО нормасын тапшыра алалар иде.
Монда спорт оешмалары ветераннары футбол уйнадылар, күрше мәйданчыкта коляскаларда йөрүче инвалид спортчылар волейбол уйнады.
Рөстәм Миңнеханов яңа интерактив спорт мәйданчыгында җирдән кул көче бүлән күтәрелү (25мәртәбә) буенча һәм ату буенча (интерактив тирда) нормативлар үтәде. Ул шулай ук белдергәнчә, ГТО нормаларын тапшыру буенча үзенчәлекле эстафетаны Россия финанс министры Антон Силуановка тапшыра. Казан мэры Илсур Метшин 50 мәртәбә кул көче белән җирдән күтәрелгәннән соң бу инициативаны Владивосток мэры Игорь Пушкаревка һәм Россия Федерациясе халык артисты Сергей Безруковка тапшырды.
Татарстан Президенты фикеренчә, бүген студентлар гына түгел, дәүләт хезмәткәрләре дә ГТО нормаларын тапшырырга тиеш. «Бу бик әйбәт инициатива, - диде ул. – Монда кешеләр килеп ГТО нормаларын тапшырсын өчен барлык шартлар да тудырылачак».
Реконструкциядән соң парк Сезгә ошыймы дигән сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Мин проектның төп спонсоры булган «Татнефть» компаниясенә, шулай ук Казан шәһәре мэриясенә һәм архитекторларга рәхмәт белдерер идем. Бар да матур һәм лаеклы эшләнгән. Бу без яратып йөргән урыннарның берсе булачак».