Татарстанда 2014 елда капремонт программасы буенча яңа уку елы башлануга барлык мәктәпләр дә тулысынча ремонтланган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылучы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Үз нотыгында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә 159 мәктәптә ремонт тәмамланган.Төзелеш-монтаж эшләрен үзләштерү 100% тәшкил итә.
Башкарылган эшләр актлары 2014 ел прораммасында билгеләнгән 2,5 млрд. сумнан 1,8 млрд. сумга үтәлгән.
Балалар бакчаларында яңа урыннар булдыру программасы турында сөйләгәндә министр хәбәр иткәнчә, гамәләдәге объектларга капиталь ремонт һәм реконструкция эшләре тәмамланган.Яңа төзелешкә килгәндә исә, барлык объектларда да диярлек төзелеш-монтаж эшләре тәмамланып килә, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе кисәтүләрен бетерү, башкару документациясен рәсмиләштерү бара. Уртача республика буенча яңа төзелеш объектлары буенча төзелеш-монтаж эшләре 91%ка үтәлгән, 2 атна эчендә динамика – 15%.
Кайбер балалар бакчалары буенча гына көчле яңгырлыр аркасында территорияне төзекләндерү эшләре тәмамаланмаган әле. Шуңа карамастан, объектларны август-сентябрь айларында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм балалар бакчаларын төзү эшләренең сыйфатын җентекләп тикшереп торырга, ачылган җитешсезлекләрне бик тиз бетерергә кушты.