Түбән Кама кешеләренең ничек эшләвенәТатарстанның гына түгел, бөтен Россиянең дә икътисадый хәле бәйле. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне Түбән Кама муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте.
Түбән Кама Халык иҗаты йортында узган бу очрашуны шәһәр мэры һәм Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин ачты, ул республика икътисады үсеше турында кыскача нотык ясады. Ул ассызыклаганча, барлык нәтиҗәләргә республика хакимияте органнары белән хезмәттәшлектә һәм алар ярдәмендә ирешелде, шуның өчен ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты чыгышында белдергәнчә, Түбән Кама – Татарстанның гына түгел, бөтен илнең эре сәнәгать үзәге. «Якын киләчәктә безнең икътисад үсешенең төп ноктасы нәкъ менә Түбән Камада урнашачак, дип уйлыйбыз», - диде Р.Миңнеханов.
«Хәзер нәтиҗәләрнең башы – үткәндәге хезмәтләрдән килә, һәм бу турыда онытырга ярамый», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның икътисадый үсеше турында сөйләгәндә ул хәзерге вакытта ситуация гади генә түгел, дип билгеләп үтте. Республика сәнәгате 50%ка экспортка юнәлгән, ә чит илләр базарлары стагнация хәлендә. Шуңа күрә хәзер, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чит илләрдә, шулай ук Россиянең үзендә яңа базарлар эзләргә кирәк.
«Безнең ил икътисады көчле булганда гына көчле була ала», - диде Татарстан Президенты
«Ни өчен Татарстан уңышларга ирешә? Чөнки Татарстан бердәм. Бөтен дәүләт хакимияте органнарының, безнең бизнесның максаты бер. Без республикабыз иң яхшылардан булсын өчен тырышабыз, - диде ул. - Ә уңышлы үсеш бары тик Җир йөзендә тынычлык һәм татулык булса гына мөмкин».
Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама кешеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Түбән Кама - безнең таяныч, бу – бик куәтле регион. Рәхмәт сезгә, - дип мөрәҗәгать итте ул очрашуда катнашучыларга. – Һәм мин ышанам ки, киләчәктә дә республикабызның, илебезнең чәчәк атуы күп яктанТүбән Камада ничек эшләүгә бәйле булачак».