Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Яңа .TATAR доменында өстенлекле теркәлү башланды
2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Татарларның үз домены эшли башлады. Ул “.TATAR” дип атала. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Доменны булдыру нияте 2012 елда барлыкка килә һәм бу эш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә башкарыла. Шул елның 12 гыйнварында “Татарстан Республикасы төбәк домены координацион үзәге” ҖЧҖ тарафыннан интернеттагы исем һәм адресларны билгеләүче ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) дип аталучы коммерцияле булмаган халыкара интернет-корпорациягә заявка бирелә.
2013 елның 21 июнендә әлеге заявка карала һәм уңай җавап алына.
“.TATAR” доменында теркәлү башланды инде. Бу процесс берничә этаптан торачак. 29 августтан 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк этапта өстенлеккә ия булучылар, ягъни бөтен дөньяга танылган брендлар теркәлү үтә.
Икенче этапта исә дәүләт органнары, Татарстанның җирле үзидарә һәм дәүләт учреждениеләре, дәүләтнең бюджеттан тыш фондлары теркәлү уза ала. Бу этапны 5-25 ноябрь көннәрендә уздырыру ниятләнә.
Өченче этап товар билгеләре булганнарга һәм ММЧларга “.TATAR” доменында теркәлү узу мөмкинлеге бирә. Әлеге этап 1-21 декабрьгә билгеләнгән.
Бу өч этап тәмамланганнан соң, югары бәяле, ягъни премиаль теркәлү башланып китә. Соңгы этап үзе берничә өлештән торачак: 3-9 февраль, 13-19 февраль, 25 февраль-3 март, 10-16 март.
23 марттан ирекле теркәлү старт ала. Анда үз продукциясен интернетта әлеге домен астында тәкъдим итәргә теләгән һәр кеше теркәлү узарга мөмкин.
“Бу домен фәнни, иҗтимагый һәм бизнес оешмаларына, шулай ук Татартсан, Россия территориясендә үсеп килүче оешмаларга үзләрен интернет аша таныту өчен яңа мөмкинлекләр ача. Шулай ук, бу доменда теркәлү узучы үзенең тарихи, этник, милли тамырларын да күрсәтә ала”, - ди Роман Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, “.TATAR” домены татарларны берләштерүдә һәм милләтне үстерүгә тагын да зур ярдәм булачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз