Казанда Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале башланды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Казанда КНИТУ-КАИ базасында Беренче Бөтенроссия инженерлар фестивале башланды, тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде катнашты.

Инженерлар фестивале – инженер белемен популярлаштыруга һәм төп дисциплиналар - математика, физика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүгә юнәлгән бөтенроссия мәгълүмат-мәгариф чарасы. Фестивальдә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, инженер югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары, мәктәп укытучылары һәм югары уку йортлар мөгаллимнәре, югары технологияләр предприятиеләре экспертлары катнаша.

Киләчәк уку елында инженерлар фестивале 2 сентябрьдән алып 30 апрельгә кадәр узачак, аның кысаларында балалар инженер үзәген эшләтеп җибәрүне, «Интеллект» мәктәп конференциясен, тематик дәресләр, күргәзмәләр уздыруны, техник бурычларны хәл итү буенча идеяләр конкурсы планлаштырыла.

Бүген КНИТУ-КАИ каршындагы мәйданда Татарстан районнары балаларының техник иҗат күргәзмәсе эшләде. Рөстәм Миңнеханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар робототехника, авиамоделистлар, 3D-модельләштерү экспозициясен карап чыктылар.

Фестивальлә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты барысын да яңа уку елы башлану белән котлады. «Инженер белгечлекләре ил өчен дә, республика өчен дә бик мөһим, яшьләр аның белән кызыксыналар, һәм без дә бу процессларга ярдәм итәчәкбез», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул инженер белеменә игътибар иткән педприятиеләргә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына фестивальне оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты шулай ук республика югары уку йортлары ректорларын һәм студентларын ГТО нормаларын тапшыру акциясенә кушылырга өндәде.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко кунакларга һәм катнашучыларга Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән мөрәҗәгать итте, шулай ук Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде дә аларны сәламләде. Видеэлемтә буенча беренче Бөтенроссия инженерлар фестивалендә катнашучыларны Халыкара космик станциясенең 40нчы экспедицииясе экипажы әгъзалары сәламләде.

Мәйданда тантаналы рәвештә флаглар күтәрелде, салют яңгырады, шулай итеп фестиваль башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International