Илдар Халиков: “Нурлатлылар – алар бердәм команда”
2014 елның 2 сентябре, сишәмбе
Бүген татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Нурлат районында булды. Анда бер үк вакытта ике социаль әһәмиятле объект ачылды.
ТР Премьер-министры Киекле авылында “Умырзая” балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. Бу балалар бакчасына 50 бала йөриячәк. Бакчада музыка, спорт заллары, методика кабинеты, медицина, азык-төлек блогы бар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.