Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия галиме, IPG Photonics компаниясенә нигез салучы һәм аның Директорлар советы рәисе Валентин Гапонцев белән очрашты. КНИТУ-КАИның яңа ачылган 8нче уку бинасында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов та катнашты.
Валентин Гапонцевны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа Казанга визиты һәм «КАИ-Лазер» инжиниринг үзәге кебек республика өчен әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Эшләгән эшләр аз түгел, әмма тагын да күбрәк эшлисе килә», - диде Р.Миңнеханов.
Яклар Татарстан белән IPG Photonics арасындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән компания белән КНИТУ-КАИ арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар.