Рөстәм Миңнеханов : «Россия нефть сәнәгатенең киләчәге – авыр чыгарыла торган запаслар»

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган нефть запаслары – Россия нефть чыгару сәнәгате өчен потенциаль резерв. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый фикерне «Авыр чыгарыла торган һәм традицион булмаган углеводородлар запаслары: тәҗрибә һәм фаразлар» халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы барышында әйтте. Конференция бүген ачылган Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында уза, пленар утырышта шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Ростехнадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, Төрекмәнстан Премьер-министры урынбасары Байморат Хуҗамөхәммәдов, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов баштагы чыгышында конференциядә катнашучыларны сәламләде.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашучылар даирәсе һәм географиясе киңәйде. «Галимнәр, геологлар, нефтьчеләр тарафыннан ирешелгән ышаныч дәрәҗәсе уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа киң мөмкинлекләр ача, дип саныйм мин», - дип белдерде республика Президенты.

«Конференция темасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы нефть сәнәгате өчен аеруча актуаль, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Дистәләрчә еллар дәвамында нефть-газ ресурслары илебезнең икътисадый һәм энергетик иминлеге гаранты булып тора».

Ил буенча нефть чыгару арту темплары соңгы 6 елда 1%ка кимеде, калган запасларның сыйфаты начарая бара. Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тулаем Россия Федерациясе буенча авыр чыгарыла торган нефть запаслары өлеше 60% тәшкил итә, аларны эшкәртү дәрәҗәсе - 25%ка якын.

Бүген республикада авыр чыгарыла торган нефть запаслары өлеше – 73%.

Шулай да, Татарстан Президенты билгеләгәнчә, тармак инновацияләрен, салым стимуллаштыруын кулланганга, бүгенге көндә нефть чыгару күләме елына 33 млн. тоннага якынлашты.

Татарстан нефтьчеләре, Р.Миңнеханов сүзләренчә, авыр чыгарыла торган запаслар белән эш итү буенча уникаль тәҗрибә туплаганнар һәм сланец нефтен чыгару мәсьәләләрен өйрәнүгә керештеләр. Битум нефтен бертәүлектә чыгару күләме республикада бүгенге көндә 706 тоннага җиткерелгән, үтеп керүе түбән булган карбонат коллекторларыннан нефть чыгару 4,5 млн. тонна тәшкил итә.

“Безнең фәнни һәм производство хезмәттәшлегендә ихтыяҗыбыз бар”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул конференция кунакларына һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.

Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов чыгышында хәбәр иткәнчә, нефть-газ секторының бөтен компанияләре күрсәткечләре елына 523 млн. тонна дәрәҗәсендә тотрыклы нефть чыгару турында әйтергә мөмкинлек бирәләр.

К.Молодцов фикеренчә, салым системасы һәм дәүләт стимуллаштыруы авыр чыгарыла торган запасларны җәлеп итү буенча мәсьәләлрне хәл итәргә ярдәм итә.

Төрекмәнстан нефть-газ химиясе комплексы үсеше турындагы доклад белән Төрекмәнстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары Баймурад Хуҗамөхәммәдов чыгыш ясады. Россия Нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль илдә нефть һәм газ чыгару перспективалары турында сөйләде.

Татарстанда нефть чыгаруның нәтиҗәлеген арттыру турында доклад белән ТР ФА академигы Ренат Мөслимов чыгыш ясады.

Шулай ук XXI гасырда авыр нефтьне чыгару тәҗрибәсе һәм перспективалары турында Стенфорд университеты профессоры Луи Кастанье хәбәр итте.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International