Бүген “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Александр Михеев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан вертолетлар заводы гендиректоры Вадим Лигай катнашты.
Александр Михеевны сәламләп, Татарстан Президенты республика икътисады өчен вертолетлар төзү әһәмиятен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан вертолетлар заводы - Татарстанда машина төзелеше предприятиеләре арасында иң уңышлыларның берсе.
Очрашу барышында яклар Казан вертолетлар заводы эшчәнлеге мәсьәләләре турында һәм Татарстанның “Россия вертолетлары” холдингы белән хезмәттәшлек итү преспективалары турында сөйләштеләр.