Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск шәһәренең Мирный микрорайонында яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре белән барды.

Ул барган беренче объект Зеленодольск муниципаль районының Олы Яке авылындагы күп функцияле үзәк (КФҮ) булды.

КФҮ бинасында 200 урынлык тамаша залы, фельдшерлык-акушерлык пункты (ФАП) һәм китапханә урнашкан. Бу объектның хакы – 10,5 млн. сум. Мәйданы – 470 кв. метр. Төзелеш үткән елның маенда башланып август аена тәмамланган да.

Элек фельдшерлык-акушерлык пункты мәктәп бинасында урнашкан булган, элек мәйданы 25 кв. метр булса, хәзер – 37 кв. метр, ФАП Олы Яке, Каратмән авылыннан 800 дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк (шулардан йөзгә якыны балалар).

Аннары Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар Зеленодольск шәһәренең Мирный микрорайонында социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа фатирлар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты (Сәйдәш урамы). Барлыгы монда бер подъездлы ун катлы өч йорт төзелгән (берсе 2014 елның мартында ук файдалануга тапшырылган), бүген 100 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарына да.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин республика җитәкчелегенә район өчен мөһим программаны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында яңа фатирларга күчүчеләрне чын күңеленнән котлады һәм аларга фатирларында татулык, җан җылысы теләде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнехановны Гордеевлар гаиләсе үз фатирына чакырды, аннары ул Алтынчуриннар фатирын да карап чыкты. Ике гаилә дә фатирларын социаль ипотека программасы буенча алганнар.

Яңа йорт ишегалдында Рөстәм Миңнехановка Зеленодольск шәһәре Мирный микрорайонының киләчәк үсеше перспективаларын тәкъдир иттеләр. Монда спорт-ял итү үзәге, бассейн, боз сарае, ике балалар бакчасы төзеләчәк, башка социаль объектлар да корылачак.

Аннары Зеленодольскка эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районы активы (Горький ис МС) белән очрашты. 2014 елның 9 ае эчендә район казанышлары һәм аның социаль-икътисадый күрсәткечләре турында Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International