Чистайда Рөстәм Миңнеханов Скарятин бакчасын карады һәм “Хәзинә” татар мәгърифәте һәм мәдәнияте скверын ачуда катнашты

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында чистайлылар гадәттә ял итә торган Скарятин бакчасында булды.

Скарятин бакчасы Чистай үзәгендә урнашкан, аңа 1867 елда Казан губернаторы Скарятин кушуы буенча элеккеге Икмәк мәйданы урынында нигез салынган.

2013 елда бакча яңартылган – монда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков инициативасы буенча «Ямашнефть» НГЧИ коллективы тарафыннан һәм Чистай шәһәре җитәкчелеге, Чистай предприятиеләре ярдәме белән зур реконструкция уздырылган.

Бүген Скарятин бакчасында балалар мәйданчыклары корылган, карусельләр, сәхнә куелган, фонтан эшли.

Скарятин бакчасы белән янәшә бүген тантаналы рәвештә “Хәзинә” татар мәгърифәте һәм мәдәнияте скверы ачылды. Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.

”Хәзинә” скверы – Скарятин бакчасының дәвамы, диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Чистайда ”Хәзинә” скверы кебек урын барлыкка килү бөтен республика өчен үрнәк булып тора. Ул искә төшергәнчә, 2015 ел Татарстан өчен парклар һәм скверлар елы булачак, бу хакта карар кабул ителгән инде. Шуңа бәйле рәвештә Чистай тәҗрибәсен республиканың башка шәһәрләрендә дә кулланырга мөмкин.

”Хәзинә” скверы – күп акчалар түкмичә акыл белән эшләнгән проект, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул кыска вакытларда объектны тәмамлаган төзүчеләргә, шулай ук нефтьчеләргә һәм башка иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Бу сквер шәһәр кешеләренең яраткан урынына әверелергә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков та чыгыш ясады.

Мөхтәрәм кунаклар сквер ачылу истәлегенә зәңгәр чыршылар утырттылар.

Аннары үзәк аллеяне ачу тантанасы уздырылды, анда татар язучылары һәм мәгъфәтчеләре Фатыйх Әмирхан, Кояш Тимбикова, Гаяз Исхакый һәм композитор Софья Гобәйдуллина бюстлары куелган.

Чистай муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов район активы белән дә очрашты. Районның социаль-икътисадый үсеше күрсәткечләре турында Чистай муниципаль районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International