Татарстан Президенты Казанда укыту җиһазлары фабрикасында һәм мәктәптә булды

2014 елның 6 сентябре, шимбә

«Зарница» предприятиесе һәм Казанның Киров районы 70 нче номерлы мәктәбендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрделәр. 

«Зарница» ҖЧҖ җиһазлар ясау белән шөгыльләнә. Левченко поселогындагы элеккеге желатин фабрикасының җитештерү мәйданнарында хәзерге вакытта төрле юнәлештәге продукция чыгарыла, алар арасында юл хәрәкәте иминлеге, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә күнекмәләр, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, автомәктәпләргә һәм автодромнарга җиһазлар бар. Шулай ук предприятие балалар мәйданчыклары өчен җиһазлар - карусельләр, таганнар, таулар ясый.

«Зарница» ҖЧҖнең гомуми мәйданы - 23 мең квадрат метр, анда 513 кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановка төрле тренажерлар күрсәттеләр, аларның бер өлешен ТР Президенты үзе дә сынап карады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов производство мәйданнарын да карап чыкты.

Татарстан Президенты предприятиене югары бәяләде. Предприятиедә булуга йомгак ясап, Р.Миңнеханов тишле министрлыкларга «Зарница» продукциясен мәктәпләрдә, белгечләрне әзерләү буенча ресурс үзәкләрендә әлеге җиһазларны куллана алуны исәпкә алырга йөкләде. 

Шулай ук Татарстан Президенты  Киров районының иң зур мәктәбен - 70 нче номерлы мәктәбендә булды, анда 910 кеше белем ала. Биредә бүген мәдәни-спортив бәйрәм узды.

Мәктәптә Рөстәм Миңнеханов территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориалга һәм мәктәп музееның экспозициясенә игътибар итте.

Шулай ук Татарстан Президенты республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданын карады.  Анда минифутбол кыры, баскетбол мәйданы, спорт снарядлары бар. Мәйданчыкта Рөстәм Миңнеханов балалар белән аралашты, аларга уңышлар теләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International