Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасына ике көнлек (2014 елның 8-9 сентябрь көннәре) эш визиты белән килде.
Рөстәм Миңнеханов килеп төшүгә, мәгариф һәм фән өлкәсе, укытучылар белән алышынуны җайга салу, Татарстан Республикасында югары белем алучы студентлар санын арттыру мәсьәләләре турында сөйләшү өчен, Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге белән очрашты.
Шулай ук Ханойда булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның Вьетнам эшлекле даирәләре белән очрашуы, Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге белән әңгәмә, Россия-Вьетнам тропик фәнни-тикшеренү һәм технология үзәгенә баруы планлаштырылган. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Чит илләр белән дуслык буенча Вьетнам җәмгыятьләре берлеге вәкилләре белән очрашыр дип көтелә.
Иртәгә, 9 сентябрь көнне, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләренең Хоа Лак югары технологияләр паркына (Ханой) барулары планлаштырылган.