Илдар Халиков Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты
2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы урынбасары Хөсәен Бехбуди җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.
Татарстан Республикасы өчен - Иран күптәнге партнер. 2013 елда Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 8,7 млн доллар тәшкил иткән. Бүген дә төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал бар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.