Татарстан Президенты Вьетнам Премьер-министры урынбасары – чит ил эшләре министры Фам Бинь Минь белән очрашты

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Бүген Ханойга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Премьер-министры урынбасары – чит ил эшләре министры Фам Бинь Минь белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Фам Бинь Минь әфәндегә, шулай ук Россия Федерациясенең Вьетнам Социалистик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Ковтунга Татарстан делегациясе визитын оештыруда ярдәмнәре һәм кызыклы программа өчен рәхмәт белдерде.

Сезнең илгә визит бездә нык кызыксыну уятты, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бүген бик күп файдалы очрашулар һәм сөйләшүләр уздырып булды.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, ул Вьетнамда 10 ел элек булган, хәзер илнең гомумән үсеше икътисадның интенсив үсеше турында әйтеп була.

Шуннан ул Фам Бинь Миньгә Вьетнам Мәгариф һәм кадрлар әзерләү министрлыгында, Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган эчтәлекле очрашулар турында сөйләде. Без хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре турында сөйләштек, элемтәләребезне ныгытуга беренче адымнар ясадык, дип әйтте ул.

Мәгариф өлкәсендә багланышлар кысаларында Татарстанда белем алучы Вьетнамнам студентлар санын арттырырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан вузлары белән Вьетнам университетлары арасында туры элемтәләр җайланган, аларны ныгытырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Вьетнам ягы белән Вьетнам университетларының берсендә КНИТУ-КХТИ филиалын ачу мәсьәләсендә ризалыкка килгәннәр (Вьетчи шәһәренең Индустриаль университеты). 

Фам Бинь Минь һәм Татарстан Президенты шулай ук Вьетнам студентлары өчен квоталарны арттыру турында сөйләштеләр. Шулай ук Вьетнам Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән очрашуда Вьетнам бизнес-делегациясенең визитын оештыру турында килешкәннәр. Моннан тыш, якын арада Казанда Россия-Вьетнам бизнес-форумы уздырылачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, әлеге мәсьәлә турында бүген Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасындагы очрашуда сүз барды. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, эш итү өчен берничә юнәлеш бар: бизнес үстерү өчен шартлар тудыру, шулай ук туризм тармагын актив үстерү.

Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләре үсеше бүгенге көндә шул кадәр югары, безнең ил җитәкчелеге ярдәме бар, һәм Татарстан белән Вьетнам арасында хезмәттәшлекне ныгыту өлкәсендә эшне активлаштырырга кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Чыннан да, бүген Россия белән Вьетнам арасында киң стратегик партнерлык алып барыла, дип әйтте чит ил эшләре министры Фам Бинь Минь, багланышлар төрле өлкәләрдә үсә. Ул билгеләгәнчә, бүген регионнар арасында мөнәсәбәтләр үсеше хуплана.

Фам Бинь Минь хәбәр иткәнчә, ул мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек үсешен хуплый.

Ул шулай ук билгеләгәнчә, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк. 

Туризм өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә, Фам Бинь Минь искәрткәнчә, россиялеләр өчен Вьетнамда визасыз режим кертелгән.

Безнең Вьетнамга визитыбыз алга таба Россия-Вьетнам мөнәсәбәтләренең алга таба үсешенә өлеш кертәчәк, дип белдерде Вьетнам чит ил эшләре министры, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Дуслык буенча Вьетнам җәмгыятьләре берлеге рәисе Ву Суан Хонг белән очрашуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International