Бүген Сингапурда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бизнес-проектларны мониторинглауның Малайзия дәүләт системасы аналогын кертү перспетивалары турында фикер алышты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Бүген Рөстәм Миңнехановка XYBase компаниясе вәкилләре сөйләгәнчә, бизнесны теркәүнең мәгълүмат системасы өч ел элек Малайзиядә илнең Премьер-министры карары белән гамәлгә кертелгән. Эшкуарлар эшчәнлеге өчен уңайлык дәрәҗәсен билгели торган Doing Business компаниясе рейтингы буенча ил 2011 елдагы 24 нче урыннан 2014 елда 6 нчы урынга кадәр күтәрелгән.
XYBase компаниясе шушы система аналогын Татарстанда кертергә тәкъдим итә. Системада барлык килештерү һәм рөхсәт итү процедуралары чагылачак, документларның инстанцияләр аша узуын дәүләт хакимияте органнары гына түгел, эшкуарлар үзләре дә күзәтә алачак.
XYBase системасының сынау вариантын республикада 6-7 аө эчендә кертеп бетерергә әзер, компания офисы Иннополиста урнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген системаның тәкъдим ителгән мөмкинлекләрен югары бәяләде, әмма системаның реаль шартларда эшләвен җентекләп өйрәнергә кирәк, диде. Ул Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына республика чиновникларыннан Малайзиядә бу системаның эшләвен үзләре күреп бәяләр өчен эш төркеме оештырырга кушты.
«Бу бик кызык система, - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов. – Безгә сезнең тәҗрибә бик мөһим».