Полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе Татарстанда завод төзергә җыена

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Indorama Сингапур төркеме - полимерлар җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе Татарстанда завод төзергә җыена. Бүген Сингапурда бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда компания вәкилләре хәбәр итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Бүген Рөстәм Миңнехановка компания вәкилләре сөйләгәнчә, Indorama төркеменең дөньяның 23 илендә 56 нефть һәм газ химиясе предприятиесе бар. Төркемнең җитештерү куәте – елына 10 млн. тонна төрле нефть химиясе продукциясе.

Indorama төркеменең Россиядә компаниясе юк әле, әмма алар элеккеге СССР илләрендә, шул исәптән Россия Федерациясендә үз предприятиеләрен булдырырга телиләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада елына 1,2 млн. тонна этилен һәм 1,4 млн. тонна пластмасса җитештерелә. «Безнең үсәсебез килә, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Әгәр сезнең бу процессларда катнашасыгыз килсә, без хезмәттәшлеккә әзер».

Ул хезмәттәшлек турындагы тәкъдимне җентекләп өйрәнү өчен Indorama вәкилләрен республикага җибәрергә тәкъдим итте, үз чиратында Татарстан Республикасы ягы да шулай ук республиканың чимал, транспорт инфраструктурасы һәм башкалар буенча мөмкинлекләрен тәкъдир итә алыр иде.

«Сез – бик җитди компания, һәм без уртак мәнфәгатьләр таба алсак, бик яхшы булыр иде», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Indorama вәкилләренә очрашу азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International