Татарстан Президенты Radiance Hospitality Group башлыгы белән очрашты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Малайзия Radiance Hospitality Group генераль директоры Йи Пох Леонг белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Йи Пох Леонг Татарстанда Radiance Hospitality Group проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, болар - «Смарт Сити Казан»да кунакханә төзү һәм шунда ук Менеджмент һәм кунакчыллык университеты булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International