Татарстан Президенты Сингапур Премьер-министры белән очрашты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Сингапур Премьер-министры Ли Сяньлун белән очрашуда катнашты. Ил башлыгы резиденциясендә узган очрашуда шулай ук Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров та катнашты.

Очрашу барышында Игорь Шувалов Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышының нәтиҗәләре турында Ли Сяньлунга хәбәр итте. И.Шувалов Россия белән Сингапур мөнәсәбәтләренең динамикасын билгеләде, аерым алганда, Сингапурның Россия регионнары белән багланышларын, шул исәптән Татарстан белән. 

Ли Сяньлун үз чиратында алга таба да ике илнең төрле өлкәләрдәге хезмәттәшлеге уңышлы үсеп барачагына ышануын белдерде, һәм Сингапур җитәкчелегенең әлеге хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә әзерлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International