Рөстәм Миңнеханов Самарада РИРА комитетлары җитәкчеләре утырышын уздырды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия инновацион регионнары ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышын бүген Самарада Татарстан Республикасы Президенты – РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы Президенты Самарага бүген иртән бер көнлек эш сәфәренә килде.

VIII Самара регионара икътисадый форумы кысаларында узган утырыш эшендә шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Ларионова, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм итү фонды генераль директоры Сергей Поляков, Новосибирск Губернаторының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Анатолий Соболев, вице-губернатор вазыйфаларын башкаручы – Самара өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Нефедов һәм башкалар катнашты.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кластерларны үстерү темасы – актуаль, бигрәк тә хәзерге дөнья икътисадындагы һәм геополитик өлкәдәге күренешеләр вакытында. "Капитал базарына керү юллары чикләнгән шартларда эчке резервларны һәм үсеш чыганакларын табарга кирәк”, - дип әйтте ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзерге шартларда кластерлы инициативаларга ярдәм итү социаль-икътисадый үсешнең төп алымы булырга мөмкин, бу инновацион производстволарны булдырырга һәм үстерергә, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерегә ярдәм итәчәк. Бу, Россия сәнәгате өчен алдынгы, стратегик яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итеп, югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыруны мөмкин итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә системалы адымнарны, региональ кластерлар үсеше проектларына өстәмә ярдәм итү ысулларын табарга кирәк икәнлеген ассызыклады.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе Президенты Администрациясенә һәм РФ Хөкүмәтенә кластерларны үстерүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. "Былтыр күрсәтелгән ярдәм Россия сәнәгатенең конкурентлыкка сәләтлеген үстерүдә зур әһәмияткә ия булган инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкин булды”, - дип әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, агымдагы елда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – билгеләнгән икътисадый үсеш темпларына ярдәм итү һәм безнең регионнар үсешен яңа траекториягә чыгару.

Төп проблемалар арасында Татарстан Президенты квалификацияле кадрлар һәм инфраструктура җитмәвен атады. "Транспорт, энергетика, инфраструктура кластерларының комплекслы, алдынгы үсешен тәэмин итү зарури, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Һәм региональ бюджетларның чикләнгән булуы аркасында, федераль үзәк ярдәме кирәк. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, инновацион инфраструктура булдыру өлкәсендә, шул исәптән инжиниринг үзәкләрен булдыруда да, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә мондый ярдәм күрсәтелә. Шулай ук социаль инфраструктура – мәктәпләр, балалар бакчаларын – үстерү мәсьәләсе дә хәл ителә.

"Кластерлар инфраструктурасының тигез үсешен тәэмин итү өчен, без гамәлгә ашырылучы һәм эшләнә торган дәүләт программалары кысаларында тиешле кластерлы проектларны алдынгы урынга чыгаруны тәкъдим итәбез”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

Статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев чыгышында территориаль инновацион кластерларга ярдәм итү программасының дәвам итүе һәм региональ кластерлар реестрын формалаштыру турында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Вьетнам һәм Сингапур тәҗрибәсе турында сөйләде, анда бер эре проект та дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә ашырылмый.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Ассоциация Дәүләт Думасында үз ихтыяҗларын яклауда мөмкинлекләрен җитәрлек кулланмый һәм бу юнәлештә эшне көчәйтергә өндәде.

Утырыш эшенә йомгаклар ясап, Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга конструктив эш өчен рәхмәт белдерде һәм регионнар җитәкчеләренә отчет әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International