ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Алексей Песошин Татарстанда авыл хуҗалыгы, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын күзәтү буенча оператив штаб утырышын уздырды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы, чимал һәм азык-төлек базарларының торышын күзәтү буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

Оператив штаб әгъзалары республикада социаль әһәмиятле туклану продуктларына бәяләрнең артуын булдырмас өчен кулланыла торган чараларга кагылган мәсьәләләрне карадылар.

Алар билгеләгәнчә, Россия Федерациясе территориясенә берничә төр азык-төлек продукциясен кертүгә чикләү буенча махсус икътисади чаралар кертелгәннән көннән соң, Татарстанның азык-төлек базарлары торышы тотрыклы кала. Ассортиментның азаюы һәм товар килүнең тоткарлануы күзәтелми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International