Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә, “2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы һәм 2015 елга, 2016 һәм 2017 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проекты турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша on-line режимында тапшырылачак.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланучы һәркем утырышта виртуаль катнашучы була алачак, моның өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына керергә кирәк (www.prav.tatarstan.ru), порталның төп битендә турыдан-туры трансляция турында баннер урнаштырылачак.
Чара 9.00 сәгатьтә башлана.