Иртәгә ачык форматта җирле товар җитештерүчеләр продукциясен базарларга чыгару буенча ТР Министрлар Кабинет каршындагы Икътисадый совет утырышы булачак

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 2014 елның 12 сентябрендә ачык форматта “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләр продукциясен базарларга чыгару” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның чираттагы утырышы булачак.

Икътисадый совет утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барачак.

“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәреннән файдаланучы һәркем утырышта виртуаль катнашучы була алачак, моның өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталына керергә кирәк (www.prav.tatarstan.ru), порталның төп битендә турыдан-туры трансляция турында баннер урнаштырылачак.

Моннан тыш, республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә оештырылачак.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International