Татарстан Премьер-министры “Ариант” холдингы предприятиесендә булды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Чиләбегә эшлекле сәфәре кысаларында “Ариант” холдингында булды.

Илдар Халиков Урал федераль округында ит продукциясе җитештерү буенча алдынгы предприятиенең мөмкинлекләре белән танышты. Монда җитештерүнең тулы циклы булдырылган: үз чимал базын формалаштырудан башлап, әзер ит продукциясен кулланучыларга сатуга кадәр.

“Герефорд”нәселле үгезләр компаниянең аерым горурлыгы санала. Компания ассортиментында бары тик үз чималыннан гына әзерләнә торган 300 төрдән артык ит, казылык продукциясе бар.

Җитештерү процессында 5 200 кеше эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International