Татарстан Республикасы уңышының төп өлешләре - нефть химиясе, автомобиль сәнәгате һәм "Иннополис". Мондый фикерне бүген Россия Федерациясе Президенты Андрей Белоусов VIII Самара регионара икътисадый форум кысаларында белдерде.
Искәртик, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада бер көнлек эш сәфәрендә.
Икътисадый форумда Татарстан Президенты республикада кластерлы алымны гамәлгә ашыруның тәҗрибәсе турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәтенә зур игътибар бирелә, инновацион производстволарга ярдәм итү буенча төрле программалар гамәлгә ашырыла, күп төрле льготалар һәм преференцияләр бирелә, 2030 елга кадәр республика үсешенең Стратегиясе эшләнә, аның өстенлекле максталарының берсе – калстерлы алым. Нәкъ менә кластерда, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, инновацияләр җитештерүнең коллектив моделе булдырыла, нәтиҗәдә яңалыкларны кертү һәм аларны эшләп чыгару процессы тизләтелә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика үсешендә үзенчәлекле рольне Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры уйный. Аны оештыру инициаторлары – предприятиеләр үзләре. Кластерда нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше производстволары бар. Әлеге кластерның өстенлеге – 30 километр тирәсендә урнашкан якорьлы предприяиеләр. Алар арасында “Татнефть” ААҖ нефть химиясе комплексы, "Танеко" ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ, "Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ, "Форд-Соллерс" ААҖ һәм “Алабуга” МИЗ. Биредә полиэтилен һәм синтетик каучук гомумроссия производстосының яртысы диярлек тупланган, Россиядәге һәр икенче авыр йөк машинасы чыгарыла һәм һәр өченче шина.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Татарстанда кластерның инновацион кызыклыгын арттыру өчен күп көч куела. 2014 елның 5 сентябрь көнне Alabuga International School «Алабуга» МИЗ территориясендә хезмәт итүче чит ил белгечләре балалары өчен махсуслаштырылган мәктәп ачылды, ул 350 укучыга исәпләнгән, анда шулай ук 80 урынлы балалар бакчасы да бар.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук форумда катнашучыларга хәбәр иткәнчә, 2012 елда фән, бизнес һәм дәүләтнең тыгыз багланышларын тәэмин итү өчен “Кама кластеры” коммерцияле булмаган партнерлык булдырылды. Уздырыла торган эшнең төп максаты – глобаль дәрәҗәдә конкурентлыкка сәләтле һәм дөнья трендларына интеграцияләнгән Кластер булдыру. 2020 елга Кама кластеры бурычы – сәнәгать производствосы күләмен өчләтә арттыру, 2 триллион сумга кадәр.
Нәкъ менә кластерлар, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, яңа югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыру мәсьәләсен хәл итүне һәм бөтен Россия сәнәгатенең яңа проектларын гамәлгә ашыруны мөмкин итәчәк.
Шулай ук ТР Президенты федераль дәрәҗәдә кластерлы үсешне максатчан дәүләт һәм федераль программаларда алдынгы юнәлеш итеп билгеләүне, кластерларда инновацион проектларны гамәлгә ашырудан федераль бюджетка килгән салымнарның бер өлешен регионнарга кайтаруны, һәм бу акчаларны кластерлы инфраструктураны булдыру һәм үстерүгә юнәлдерүне тәкъдим итте.
Форум эшендә шулай ук Россия инновацион регионары ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник, Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Андрей Иванов, Самара губернаторы вазыйфаларын башкаручы Николай Меркушкин, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Россия инновацион регионары ассоциациясе әгъзалары һәм чакырылган экспертлар катнашты.
Форум турында тулырак мәгълүмат - http://forum.economy.samregion.ru/