Рөстәм Миңнеханов Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан метросының төзелүче «Дубравная» станциясендә булды.

Метрополитенның бу станциясе Фучик һәм Дубравная урамнары арасындагы Зорге урамы буенда урнашачак, ул бик зур торак массивына хезмәт күрсәтәчәк.

Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитенын төзү һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләделәр, шулай ук метро линиясенең I һәм II схемасын күрсәттеләр. «Дубравная» станциясе - бүген «кызыл» тармактагы соңгы станция. Ул «Җиңү проспекты» станциясеннән ерак түгел җирдә корыла, киләчәктә анда метроның II линиясенә күчеп утыру урыны булачак.

Метро төзелеше буенча аңлатмаларны «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов бирде.

Шулай ук ул Татарстан Республикасы Президентына хәбәр иткәнчә, 2005 елда, Казан метросын төзи башлаган вакытта, бу транспорт төре көн саен 5 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәткән булса, бүген исә һәр көнне метро аша 110 меңләп пассажир уза.

Метро төзүчеләр коллективы белән аралашканда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Казан метросының икенче тармагын җибәрергә планлаштыра. Моның өчен зур инвестицияләр таләп ителә, диде ул. «Казметрострой» предприятиесендә эшләүче югары квалификацияле белгечләр коллективы белән мондый максатларга ирешеп була, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искә төшергәнчә, бүген «Казметрострой» белгечләре Мәскәү метросын төзергә булышалар.

Метроның икенче тармагын 2018 елгы футбол буенча бөтендөнья чемпионатына төзеп бетерү безнең өчен зур җиңү булачак, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген бу транспорт төре халыкка бик кирәк. Метро – ул һәр шәһәрнең уңай атрибуты, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Казан метро төзелеше хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Безне киләчәктә дә хезмәт казанышларыгыз белән сөендерегез, диде Татарстан Президенты.

Төзелүче «Дубравная» метро станциясен Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, «Метроэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвов та карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International