Татарстанда кимендә 3% бөртеклеләрне җыясы калган

2014 елның 13 сентябре, шимбә

Татарстанда 40 мең гектар бөртеклеләрне җыясы калды – бу гомуми мәйданның 3%ыннан да ким инде. Бүген барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр ителде.


Үзенең нотыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, үткән атна уңышны җыеп алу өчен бик уңайлы булды, нәтиҗәдә авыл хезмәтчәннәре 250 мең гектарда бөртеклеләрне җыеп алды. Бүгенгә бары тик 40 мең гектарда гына урып-җыю калган.


Бүгенгә бөртеклеләрнең уңышы 3,36 млн. тонна тәшкил итә, уңыш уртача һәр гектардан 22,3 центнер чамасы.


Марат Әхмәтов шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 30,2 мең гектар рапс җыеп алынган, 50 мең гектардан артыгын җыясы калган. Уртача уңыш – 11,6 ц/га, әмма, министр билгеләп үткәнчә, республикада бу уңыш аермасы бик зур – 6дан алып 25 ц/га кадәр. М. Әхмәтов ассызыклаганча, хәзерге вакытта бу культурага зур ихтыяҗ Казан май экстракциясе заводыннан.


Татарстанда шикәр чөгендере 9 мең гектардан артык мәйданда җыелган – барлык чәчүлекләрнең 19%ы. Уртача уңыш – 317 ц/га.


Уҗымлылар республикада 550 мең гектарда чәчелгән – гомуми планлаштырылган мәйданның 78%ын тәшкил итә. «Тулаем шытымнар әйбәт әлегә, әмма яклау чараларына керешергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International