Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирделәр.
ТР Президент Казанның 42 нче сайлау участогында тавыш бирде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Мин тавыш бирдем” беләзеген алды, аны Казанда сайлауларга килгән һәр тавыш бирүчегә бирәләр. Әлеге беләзек, искәртик, шәһәр кешеләре көн дәвамында иҗтимагый транспортта түләүсез йөрү хокукы бирә һәм “Казан-Арена” стадионы янындагы бәйрәм чараларында катнашырга мөмкинлек бирә.
Журналистларга биргән интервьюда Рөстәм Миңнеханов әлеге сайлаулардан ниләр көткәне турында белдерде. «Сайлаулар оешкан рәвештә узар, дип көтәм. Кешеләр килә, күп төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Һава торышы хәлсезләндертә торган булуга карамастан, сайлаулар тәртипле узар, дип ышанам, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Ә тавыш бирү нәтиҗәләре теге яисә бу затлар һәм сәяси партияләрнең эшен бәяләүләренә бәйле булачак».