ТР Премьер-министры съездда катнашучыларга уңышлар теләде һәм Россиянең баш онкологы Михаил Давыдовка, профессор Евгений Сигалга, профессор Владимир Потанинга, профессор Илдар Әһлиуллинга Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Илдар Халиков Россия медицина үсешенә зур өлеш керткәне өчен профессор Михаил Давыдовка аерым рәхмәт белдерде.
Татьяна Яковлева Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың сәлам сүзләрен укыды. Ул шулай ук үзенең чыгышында илдә үлүчеләр санын киметү буенча, шул исәптән яман шеш авыруыннан, дәүләт чаралары турында сөйләде.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.