Рөстәм Миңнеханов Алина Кабаеваның Татарстаннан РФ Дәүләт Думасында депутат буларак эшчәнлеген югары бәяләде. «Сезнең универсиаданы, башка спорт һәм иҗтимагый чараларны әзерләү һәм уздыру дәверендә ярдәмегез әйтеп бетергесез», - дип белдерде ТР Президенты Алина Кабаева белән әңгәмәдә. «Без дусларыбыз һәм партнерларыбызның карьералары үсешенә мөмкинлекләре булуга һәм үз сәләтләрен төрле өлкәләрдә гамәлгә ашыра алуларына бик шат. Мин Сезнең белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәм һәм Татарстан халкы хакына Сез эшләгән һәм эшлиячәк барлык нәрсә өчен рәхмәт белдерәм».