Татарстан Президенты БДБ илләре онкологлары съездында катнашучылар белән очрашты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы VIII БДБ һәм Евразия илләре онкологлары съезды делегатлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, республика сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен мондый вәкиллекле форумны кабул итү – зур мәртәбә. «Сезгә үзегезнең гомерегезне багышлаган мондый күркәм хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына республика медицина үсеше турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, Татарстанда гомер озынлыгын арттыруга һәм балалар туу дәрәҗәсен арттыруга ирешелде.

«Кызганычка каршы, рак авырулары - зур проблема. Аларны дәвалау җайланмалар белән тәэмин итүгә генә бәйле түгел. Әзерлекле белгечләр дә кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең үз онкология мәктәбебез бар, безнең белгечләр республикада да, чит илләрдә дә эшиләр. Әмма безнең башка регионнар һәм башка илләр тәҗрибәсен дә сеңдерәсебез килә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Съезд президиумы рәисе, Россиянең баш онкологы Михаил Давыдов Рөстәм Миңнехановка чараны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. «Быелгы съездны уздыруның аналогы юк – бер кайда да съезд регион башлыгының шәхси патронажында узмады», - диде М.Давыдов.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче медицина оешмалары арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу азагында Михаил Давыдов Рөстәм Миңнехановка академик Н.Блохин исемендәге алтын медаль тапшырды – бу бүләк онкология авыруларына каршы көрәшүгә зур өлеш керткән оештыручыларга һәм иганәчеләргә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International