ТР Президенты Арча районы басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Кырлай" агрофирмасы (хуҗалык инвесторы – "Сервис Агро" ҖЧҖ) басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Алмас Нәзиров, "Сервис Агро" ҖЧҖ җитәкчесе Габделхәй Кәримов озата йөрде.

"Кырлай" агрофирмасы бәрәңге басуында Рөстәм Миңнеханов районның авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән әңгәмәләште. Аннары республика Президентына Арча муниципаль районы басуларында мелиорацияне үстерү турында сөйләделәр, җирле хуҗалыкларда үстерелүче авыл хуҗалыгы культуралары үрнәкләре белән таныштырдылар. Шуннан соң Рөстәм Миңнехановка Бельгиядә җитештерелгән үзйөрешле Dewulf бәрәңге алу комбайнын күрсәттеләр.

"Кырлай" агрофирмасы агрономы Алмаз Сабиров сүзләренчә, Dewulf – хәзерге заманның өр-яңа машинасы, ул 5 гадәти комбайнны яисә 40 эшчене алмаштыра ала.

Хәзерге вакытта хуҗалык 600 гектарга бәрәңге утырта, киләсе елга 1 мең гектарга кадәр арттырырга һәм берничә Dewulf комбайны сатып алырга җыеналар. "Кырлай" агрофирмасында бәрәңгедән уртача уңыш 1 гектардан 400 ц тәшкил итә.

"Татмелиоводхоз” ФДУ директоры Марс Хисмәтуллин сүзләренчә, Татарстанда сугарыла торган басулардан бәрәңгенең уртача уңышы гадәттә 100-130 ц тәшкил итә.

Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты шулай ук "Сервис Агро" ҖЧҖнең Яңа Кырлай авылындагы яшелчә базасы белән дә танышты. Анда бәрәңгене һәм яшелчәләрне сыйфатлы итеп саклау өчен заманча шартлар тудырылган. Президент, аерым алганда, яшелчә юу һәм төргәкләү линияләрен, шулай ук 9 мең тонна продукция сыйдырышлы бәрәңге саклау урыннарын карап чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International