Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте
2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген көндез ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул вазифаны әлегә кадәр ТРның Арча муниципаль районы белән идарә иткән Алмас Нәзиров биләде.
2010 елдан бирле министрлык белән җитәкчелек иткән Наил Мәһдиев, башка эш урынына күчү сәбәпле, бу вазифадан киткән.
"Иң мөһиме, мондый үзгәрешләр һәр кешегә үзләрен яңа урында күрсәтү мөмкинлеген бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сәламләү чыгышында. Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте. Ул Наил Мәһдиевкә ТР Президенты, Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән министр вазифасындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт җиткерде, ул идарә иткән чорда министрлыкның югары күрсәткечләргә ирешүен белдерде. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан урманнар утырту буенча РФның иң яхшы субъекты дип табылды.
"Зур күләмле инвестицияләр, структур үзгәрешләр, дәүләт структурасы кысаларында сәнәгый кластер булдыру. Бу бик яхшы мисал. Боларның барысы да зур инвестицион компанияләр белән партнерлыкта барды", - дип мактады Халиков элеккеге министрның эшен. ТР Премьер-министры 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә, Казанның тарихи үзәген яңартуда булышкан, мәктәп яшеннән үк кадрлар әзерләгән өчен аерым рәхмәт әйтте.
Үз чиратында, Наил Мәһдиев бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының яхшы хәлдә булуын ассызыклады. "Урман хуҗалыгы министрлыгы алга баруын дәвам итсен өчен, кулдан килгәннең барын да эшләгез", - дигән теләкләрен җиткерде ул элеккеге хезмәттәшләренә. Илдар Халиков яңа урман хуҗалыгы министрына министр портфеле һәм ТР Хөкүмәте әгъзасы значогы тапшырды.
Үзенең сәламләү чыгышында Алмас Нәзиров бүген үзе өчен истәлекле көн булуын билгеләп үтте. "Мин, 13 еллык тәнәфестән соң, янә урман дөньясына әйләнеп кайтам. Урман - минем тормыш, язмыш, һөнәрем. Мин 26 ел гомеремне Татарстан урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышладым", - диде ул.
Яңа урман хуҗалыгы министры, Наил Мәһдиев туплаган яхшы команда ярдәмендә, урманнарны саклап калу һәм алардан рациональ файдалану бурычына ирешеләчәк, дип ышандырды.
Белешмә. Алмас Әмин улы Нәзиров 1956 елның 29 февралендә Татар АССРның Арча районы Сеҗе авылында туган. 1981 елда "урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча Мари политехник институтын тәмамлаган. 2004 елда Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын ("банк эше"), 2006 елда Идарә һәм хокук институтын ("юриспруденция") тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге:
1971-75 еллар - Лубян урман техникумы укучысы, ТАССРның Кукмара районы Лубян эшче бистәсе;
1975-78 еллар - ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман әзерләү буенча мастер;
1978-85 еллар. - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Татупрлесхозның Саба урман хуҗалыгы Сабабаш урманчылыгының урман әзерләү мастеры;
985-88 еллар - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Саба урман хуҗалыгы Үзәк урман пунктының өлкән мастеры;
1988-89 еллар - ТАССРның Саба районы Лесхоз бистәсе Саба урман хуҗалыгы баш инженеры;
1989-2001 еллар - ТР Арча районы Лесхоз бистәсе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры;
2001 елдан Арча муниципаль районына җитәкчелек итте.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин 2026 ел программалары буенча социаль объектларга капиталь ремонт барышы турында хәбәр итте
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз