Илдар Халиков: “Ачык Татарстан” системасы эшли һәм яхшы нәтиҗәләр бирә”

2014 елның 19 сентябре, җомга
Республика икътисадының торышы турында мәгълүмат җыючы һәм аны эшкәртүче “Ачык Татарстан” системасы дәүләт хакимияте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков “Сочи-2014” халыкара инвестиция форумы кысаларында узган дискуссиядә ясаган чыгышында хәбәр итте.

Фикер алышу барышында “Ачык Татарстан” эшләре буенча министр Михаил Абызов дәүләт хакимияте органнары эшендә ачыклыкның мөһимлеген ассызыклады. Ачыклыкны күтәрүгә игътибар бирүче алдынгы төбәкләр арасында Михаил Абызов Татарстанны атады.

Илдар Халиков республикада икътисадның торышы турында мәгълүмат җыючы һәм аны эшкәртүче системаның эшчәнлеге һәм аны гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, системадагы җитешсезлекләр акрынлап бетерелә, эшләү механизмы камилләштерелә.

“Болар барысы бергә эшли һәм яхшы нәтиҗә бирә. Шуның белән бергә болар барысы да төрле дәрәҗәдәге компанияләрдә инде кулланылган, бернәрсә дә уйлап табарга кирәкми. Булган тәҗрибәне дәүләт системасына күчерергә генә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илдар Халиков.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International