Татарстан кырларында бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланды, шулай да шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге җыю дәвам итә. Эшләр барышы турында бүген видеоконференция режимында атна саен уза торган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Аны ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, соңгы атнадагы яхшы һава торышы урып-җыю эшләренә ярдәм итте, һәм авыл халкы бу мөмкинлекне актив кулланды. Шәкәр чөгендере Татарстан мәйданнарының 47 %нда тәмамланган, 744 мең тонна җыелган, уртача уңышлылык – 326 ц/га. Әмма тамырда үсү дәвам итә, шуңа күрә, алга таба югарырак уңышлылык булсын өчен, җыю эшләре тоткарлана.
Шикәр заводларында 200 мең тонна чөгендер эшкәртелгән, 24 мең тонна шикәр җитештерелгән. «Республика тулысынча шикәр белән тәэмин ителгән була», - дип белдерде М.Әхмәтов.
Рапсның 13 мең гектарын җыясы калды, уртача уңышлылык - 12 ц/га. «Уңыш бар, культура бик тә файдалы, - дип белдерде министр. – Актаныш районы 21 ц/га уңдырышлылык һәм 10 мең сум чыгым белән гектарыннан 20 мең сум табыш».
«Бу культура бик файдалы. Аның белән җитди шөгыльләнергә кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Бәрәңгене Татарстанда бары 545 гектардан җыясы калды. 117 мең тонна казып алынган, уңдырышлылык - 192 ц/га.
Министр бәрәңге кырлары мәйданнарының кимегәнен билгеләде, һәм район башлыкларының игътибарын бәрәңгенең югары табышлы культура икәненә юнәлтте.