2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе

2014 елның 8 октябреннән алып 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасында территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү буенча декада уздырылачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Артем Сидоров билгеләп үткәнчә, кышка керер алдыннан бакча-паркларны, скверларны, яшел зоналарны, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарны, ишегалларын һәм башка территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла.

18 октябрьгә бөтенреспублика шимбә өмәсе уздыру билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чүплекләр янәшәсендәге территорияләрне, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килгән урыннарны санитар чистартуга игътибар итәргә кушты. Аның сүзләренчә, көзге яңгырларга кадәр бу эшләрне тәмамларга кирәк.

Аннары нотык белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров чыгыш ясады. Ул республикада скверлар һәм парклар өчен агач утырту материаллары әзерләүгә тукталды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләгә бик җитди карарга кирәк – үсентеләрне утыртып калдыру гына аз, аларның китәсе дә бар бит әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International