Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “PvT Capital” компаниясе вәкилләре белән Казанда дүртенче җылылык чыганагын төзү проекты турында фикер алышты
2009 елның 27 июне, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры “PvT Capital” (Германия) компаниясе вәкилләре белән Казанда дүртенче җылылык һәм электр энергиясе чыганагын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Шуны да искәртик: элегрәк Казан ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан СГТ-600 газ турбинасы станциясен төзүнең инвестицион проекты (җитештерүче - “Сименс” компаниясе) турында
28 нче майда
фикер алышканнар иде.
Дүртенче җылылык чыганагын төзү мәйданчыгы итеп Республика клиник хастаханәсе, “Кояшлы шәһәр” торак кварталы янындагы (шулай ук булачак Универсиада-2013 авылына якын торган) территория сайланган.
Бүген проектның потенциаль инвесторы - “PvT Capital” компаниясе вәкилләре Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгына объектны алдан планлаштыру кысаларында нәрсәләр эшләнгәнлеге (кирәкле җиһазларны билгеләү, киләсе партнерлар белән сөйләшүләр) турында сөйләделәр. План-график нигезендә, төзелешне башлап җибәрүдән аны тәмамлауга кадәр 25 ай вакыт бирелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бөтен ведомстволарга әлеге инвестиция проектының әзерлек этабындагы эшкә җаваплы карарга кушты: булачак мәйданчыкны инфраструктура белән тәэмин итәргә, җир калдыру мәсьәләләрен җайга салырга, газ турбинасы станциясен эксплуатацияләү өчен кирәк булачак газ һәм су лимитын билгеләргә, проектка тиешле инстанцияләрдә (шул исәптән федераль структураларда) рөхсәт алырга кирәк.
Очрашуда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе җитәкчесе Ирек Фәйзуллин, Казан мэриясе вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз