Казанда шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы узды
2014 елның 21 октябре, сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе, суперфиналның оештыру комитеты әгъзасы Марк Глуховский белән очрашты.
Марк Глуховский Минтимер Шәймиевкә классик шахмат буенча Россия чемпионатының ирләр һәм хатын-кызлар суперфиналларын агымдагы елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр Казанда уздыру турындагы Россия шахмат федерациясенең карары турында сөйләде.
Турнир Россия шахмат федерациясе белән Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды белән уртак, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла.
Казанда бу дәрәҗәле турнирны уздыру мәйданчыгы буларак “Казан Кремле” музей-саклаулыгы территориясендә урнашкан ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” галереясы сайланды.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.