Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Режиссер Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, республикакүләм премия булдырылган
2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.
Чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимир Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, сәнгать әһелләре һәм Марсель Сәлимҗанов шәхесен, иҗатын ихтирам итүчеләр килгән иде.
Тамаша Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән “Әниләр һәм бәбиләр” спектакле музыкасына бию белән башланып китте. Шуннан соң сәхнәдә режиссерда укырга өлгермәгән, әмма аның турында күбрәк белергә теләгән яшь артистлар күренде. Аларның сорауларына мәрхүм режиссер белән озак еллар дәвамында бергә эшләгән өлкән буын артистлар җавап бирде, хатирәләрен уртаклашты. Марсель ага исә боларның барысын да экраннан "карап-күзәтеп” торды, вакыт-вакыт үзе дә видеоэкраннар аша әңгәмәгә “кушылгалады”.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә Марсель Сәлимҗанов хакында җылы сүзләр генә әйтте. “Шушы көннәрдә Марсель үзенең 80 яшен тутырыр иде, кызганыч, иртә китеп барды. Соңгы елларда булган үзгәрешләрне, алга китешне күреп, безнең хезмәт, минем хезмәт, театрымның өлеше монда нинди зур икән дип, сөенер иде. Марсель, тыныч йокла, без синең ышанычларны акларга тырышып яшибез, эшлибез, сине сагынабыз... Ул даһи иде", - диде ул Марсель Сәлимҗанов турында.
М.Шәймиев мәрхүм режиссерның тормыш иптәше Гөлнар ханымга мөрәҗәгать итеп: “Сезгә рәхмәт. Сез аның өчен яшәдегез, аныңча яшәдегез”, - диде.
Моннан тыш, Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган республикакүләм премия хакындагы Указны укып китте. Әлеге документ нигезендә, премия ике елга бер тапкыр 200әр мең сум күләмендә 3 кешегә тапшырылачак.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов хакында фикерләрен журналистлар белән очрашуда җиткерде. “Без аның белән күршеләр булып яшәдек, гаилә дуслары идек, балыкка бергә йөрдек. Миңа аның белән сәхнәдә генә түгел, гади тормышта да аралашырга туры килде. Ул бик бай күңелле кеше иде. Марсель Сәлимҗанов сәхнәгә куйган бер генә спектакльне дә мин башка режиссерлар куелышында кабул итә алмыйм. Минем беркемне дә үпкәләтәсем килми, әмма аның кебек гармониялек башкаларда юк”, - диде ул.
Кичә тәмамланганда залда утыручылар барлык буыннарның яраткан режиссеры – Марсель Сәлимҗановны басып алкышладылар.
“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Казан Кремлендә Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Таҗикстан хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуы узды
Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Таҗикстан Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә - Россия Федерациясе һәм Таҗикстан Республикасы арасында Икътисадый хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия рәистәшләре очрашты. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
14
май, 2026 ел
Алексей Песошин белән Росаккредитация башлыгы хәләл өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Аккредитацияләү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач Хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар. Чара KazanForum кырларында узды.
Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде
Бүген Казанга Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә килде. Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
12
май, 2026 ел
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумында 100дән артык дәүләт вәкиле теркәлде
«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» ХVII халыкара икътисадый форумына 100дән артык дәүләттән катнашучылар теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм форумның оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз