Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте
2014 елның 1 декабре, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ( Казан, Карл Маркс ур. 31/7) төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә язылганнар исемлегендә беренче Казанда яшәүче Андрей Траншкин иде. Ул үзенең инвалид баласын (ДЦП) бүлмә кресло-коляскасы һәм санитар җиһазландырылган урындык белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгать итте. Андрей Траншкин бу сорау белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына, социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүен хәбәр итте. Законда инвалид балаларны кресло-коляска белән тәэмин итү каралган. Андрей Траншкин аның баласы өчен индивидуаль коляска кирәк, ә социаль яклау органнары стандарт коляскалар тәкъдим итә, дип ачыклады (мондый товарлар белән тәэмин итүгә тендерда җиңеп чыккан компания җитештергәнне). Илдар Халиков бу мәсьәләне хәл итү өчен иганәчеләр акчаларын җәлеп итәргә тәкъдим итте, чөнки индивидуаль коляска бәясе стандарт җиһазлардан күпкә югары.
Кабул итүгә икенче булып Казанда яшәүче Игорь Сафиуллин язылган иде, ул яшәгән күп фатирлы торак йортта ремонттан соң түбәдән су үтә икән (ул йортның соңгы катынды яши). Игорь Сафиуллин ЖЭУ һәм идарәче компаниягә мөрәҗәгать итүен белдерде, ләкин проблема ачыкланганга дүрт ай вакыт узса да, үзгәреш булмаган. Бу ашыгыч мәсьәлә, дип белдерде Илдар Халиков һәм Себер трактындагы 26 йортка түбәдән су үтү сәбәпләрен бетерү өчен ремонт бригадасын җибәрү турында йөкләмә бирде.
Казанда яшәүче Елена Иванова Нокса авышлыгында "яткан полицейский", "җәяүлеләр чыгу юлы” билгесен урнаштырырга, шулай ук җайга салынмый торган җәяүлеләр юлында тамга ясауны сорап мөрәҗәгать итте.
Илдар Халиков булган проблемаларга игътибар өчен рәхмәт белдерде, ТР Премьер-министры чара күреләчәк һәм урам чатында "җәяүлеләр чыгу юлы" билгесе урнаштырылачагын, ә яз көне юл чатында тиешле юл тамгасы (“зебра”) ясалачак, дип хәбәр итте. Моннан тыш, Илдар Халиков фикеренчә, проблемалы юл чатында вакытлыча ЮХИДИ хезмәткәрләре постын урнаштырырга мөмкин.
Соңгы сорау белән Тихон Чумаков, Яшел Үзәннең Карл Маркс урамында урнашкан торак йортның подъездын ремонтлау турында мөрәҗәгать итте. Аның хәбәр итүенчә, торак йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән, подъездда ярык барлыкка килгән, шуның нәтиҗәсендә стенаның бер өлеше җимерелергә мөмкин. Бу йортта яшәүчеләр төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин нәтиҗәсе юк. Илдар Халиков бу йортка мәсьәләне тикшереп, чара күрү өчен комиссия җибәрү турында йөкләмә бирде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз