Татарстан Президенты Россия һәм Төркия башлыклары сөйләшүләрендә катнашты

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган рәислегендәге югары дәрәҗәдәге Россия һәм Төркия хезмәттәшлеге советының Анкарада уздырылган киңәйтелгән утырышында катнашты.


Россия һәм Төркия башлыклары сөйләшүләре барышында күп кенә мәсьәләләр буенча килешүләргә ирешелде. РФ һәм Төркия хөкүмәтләре сәүдә һәм инвестицияләрне стимуллаштыру, югары технологияләр һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.


«Без Эрдоган әфәнде белән илләребез хөкүмәтләренең үзара сәүдә агымнарын стимуллаштыру буенча конкрет чаралар эшләве турында килештек», — диде Путин матбугат конференциясендә.


России Президенты билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше – энергетика.


Россия дәүләте башлыгы искә төшергәнчә, Россия – Төркиягә ягулык җиткерүчеләренең иң эреләреннән берсе, ул газ, шулай ук нефть һәм нефть продуктлары китереп җиткерә.


«Без 2020 елга илләребез арасында товар әйләнеше 100 миллиард долларга җитә. Хәзерге моментка сәяси ихтыяр бар», — диде матбугат конференциясендә Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган.


Төркия башлыгы билгеләп үткәнчә, 2013 елда ике арада товар әйләнеше 32 миллиард доллар булды.


Россия белән Төркия милли валюталардагы сәүдәне киңәйтәчәкләр.


«Милли валюталарда сәүдәне киңәйтү бик мөһим дип саныйм. Моңа төрле яклап омтылачакбыз һәм Төркиядәге, шулай ук Россиядәге тиешле финанс учреждениеләре эшен хупларга тырышачакбыз», — диде Владимир Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International