Татарстанда 2015 елның 1 гыйнварыннан физик затлар милкенә салым яңача исәпләнә башлый

2014 елның 2 декабре, сишәмбе
2015 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда физик затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин аңлатма бирде.

Аның сүзләренчә, әлеге салым гадел салым салу принцибын кертә. Әлегә кадәр гамәлдә булган закон 1991 елда гамәлгә кертелгән һәм шактый искергән. Агымдагы елның 4 октябрендә кабул ителгән 284нче "Физик затлар милкенә салымнар турында"гы РФ Законын үз көчен югалткан дип тану һәм РФ Салым кодексының 12нче һәм 85нче маддәләренең 1нче һәм 2 нче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законны кабул итүгә бәйле рәвештә, РФ Салым кодексына яңа 32нче "Физик затлар милкенә салым" бүлеге кертелгән.

Татарстанда 30 октябрьдә кабул ителгән 82нче төбәк законы белән 2015 елның 1 гыйнварыннан физик затлар милкенә салым аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнү буенча яңа тәртип кертелә. Ә менә салымны яңача 2016 елдан башлап кына түли башлаячаклар. Сүз уңаенда, Татарстаннан тыш, Россиянең тагын 22 төбәгендә шундый законнар кабул ителгән.

Марат Сафиуллин брифингта, салым базасын билгеләүдә яңа тәртипнең төп аермасы - аның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнүе, дип сөйләде. "Кадастр бәясе базар бәясенә якын", - дип ассызыклады ул. Кадастр бәясенә бинаның төзелгән вакыты, аның урыны, төзелеш сыйфаты һәм башкалар йогынты ясый ала.

Сүз уңаенда, фатир яки йортның кадастр бәясен ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында карарга була. Моның өчен күчемсез милек объектының кадастр номерын гына белергә кирәк.

Спикер сүзләренчә, яңа закон буенча салым салу объектларына торак йорт, торак бина (фатир яки бүлмә), гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объектлары, бердәм күчемсез комплекс кертелгән. Ул бакча йортларының торак йортлар категориясенә кертелгәненә игътибар юнәтте. Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе билгеләп узганча, законның социаль юнәлеше дә сакланып кала. Салым базасын киметүче чигерешләр (вычет) каралган. Аерым алганда, салым бәясен исәпләгәндә фатирга карата кадастр бәясе 20 кв.м кертми санала, бүлмәгә - 10 кв.м, шәхси йорт (бакча йорты) һәм корылмаларга 50 кв.м., бердәм күчемсез комплекска - 1 млн. сум күләмендә.

Моннан тыш, алдагы законда булган ташмалар да калган. Әйтик, СССР һәм РФ Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Бөек Ватан сугышында, гражданнар сугышында катнашучылар, элеккеге хәрбиләр, хәрби хезмәткәрләрнең туендыручыларын югалткан гаилә әгъзалары, 1нче һәм 2нче группа инвалидлар, балачактан инвалидлар, пенсионерлар, чернобыльчеләр милеккә салымнан азат ителә.

Кадастр бәясе 300 миллион сумнан арткан объектларга карата ташлама күздә тотылмый. "Салымнар кискен күтәрелер дип борчылырга кирәкми. Салымнар салмак артачак", - диде Марат Сафиуллин.

Аның сүзләренчә, 2016 елда Татарстанда физик затлар милкенә салымнан 780 миллион сум акча җыю ниятләнә. Бу 2015 елда җыелырга тиешле акчадан 10 процентка артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International